Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай районында көрәш буенча турнирның приз фондын иганәчеләр тулыландырды

Район башлыгының махсус хәрби операция зонасында, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә һәм башка локаль конфликтларда катнашучы якташлар-ветераннар истәлегенә ачык турнирын оештыруда хәйриячеләр дә катнашты.

Спорт чарасын үткәрүдә Әсхат Габдуллин зур иганә ярдәме күрсәтте. Районда аны уңышлы җитәкче һәм спортка битараф булмаган кеше буларак беләләр. Әсхат Касыйм улы районда һәм авылда төрле чаралар үткәрүдә күптапкыр финанс ярдәме күрсәтте. Милли көрәш буенча ачык турнирда ул үзе катнашты, спорт бәйрәмендә катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Ярышларны оештыруга Түбән Татар Майнасы авылыннан Раушан Мифтәхов, Фәрит Хәсәнов, Рөстәм Хәсәнов, Назыйф Хәйруллин, Гомәр Габдуллин, Фаил Хатметдинов һәм башкалар да үз өлешләрен керттеләр.

Шулай ук Ришат Гафиятуллин да күп еллар дәвамында иганә ярдәме күрсәтеп килә. Республика башкаласында яшәсә дә, ул туган авылында һәм районда спорт үсешенә актив ярдәм итә.

Приз фондын арттыруга Иске Ибрайдан Марат Сафин, аксубайлылар Алексей Елисеев, Рәмис Айзатуллин һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган герой-якташыбыз Руслан Садыйковның якын дуслары да кушылды.

Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны һәм районда милли көрәшне популярлаштыру буенча бик күп эшләр башкарган танылган көрәшче Рафаэль Әгъләмиев истәлек турнирының мактаулы кунагы булды. Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов районда спорт хәрәкәтенә булышлык күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Фото: спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев