Чуаш Енорускиносында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган Владимир Маркин һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган Юрий Краснов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары узды.
Владимир Маркин һәм Юрий Краснов истәлегенә ХХХIV чаңгы узышлары «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында һәм Чуаш Енорускиносы авылы яшьләре, Маркиннар гаиләсе иганәче ярдәме белән узды. Салкын һава торышына карамастан, тантаналы линейкага бик күп мәктәп укучылары, авылдашлар, кунаклар җыелды.
34 ел рәттән Чуаш Енорускиносы авылында Владимир Маркин истәлегенә чаңгы ярышлары уздырыла. Бу вакыт эчендә белем бирү учреждениесендә укучылар буыны алмашынса да, герой турындагы хәтер яши. Быелдан – чаңгы ярышлары МХО Герое Юрий Красновка да багышланачак.

Ярышлар мәгариф учреждениесе территориясе белән янәшәдәге мәктәп чаңгы юлында узды. Оештыручылар катнашучыларга төрле чаңгы техникасын: классик һәм тимераяк йөрешен кулланырга мөмкинлек бирә торган бик яхшы трасса әзерләгәннәр.
Йөгерүләр мавыктыргыч үтте. Тренерлар дулкынланып тәрбияләнүчеләрен күзәттеләр һәм аларны финиш мәйданчыгында каршы алдылар. Ике сәгатьлек ярышлар кар трассасындагы көрәшнең нәтиҗәсен хәл итте.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мәктәп спорт залында узды. Призерларны спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин котлады.
– Үсеп килүче буынның үз тарихын белүе һәм хәтерләве, һәлак булган геройларны искә алуы бик мөһим, – диде ул. – Ярышларда катнашу – ул аларга хөрмәт белдерү.
Ул призерларга Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән һәм Иске Ильдеряк авыл җирлегеннән грамоталар, медальләр тапшырды. Һәркем авыл яшьләреннән һәм Маркиннар гаиләсеннән истәлекле бүләк алды.

Ярыш нәтиҗәләре:
2015 елгы һәм яшьрәк малайлар арасында:
1. Райнур Гатауллин
2. Артем Александров
2015 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында:
1. Сәйдә Сайфуллина
2. Алия Срурова
3. Алсу Сафиуллина.
2013-2014 елгы малайлар арасында:
1. Глеб Лазарев (Самара өлкәсе)
2. Ярослав Мальков
3. Самат Әхмәтов.
2013-2014 елгы кызлар арасында:
1. Мария Крайнова
2. Әлфия Абзалова
3. Ясминә Ризванова.
2011-2012 елгы малайлар арасында:
1. Кәрим Гатауллин
2. Самир Мотыйгуллин
3. Илья Козлов.
2011-2012 елгы кызлар арасында:
1. Чулпан Батдалова
2. Әдилә Минвәлиева
3. Ксения Лазарева (Самара өлкәсе).
2009-2010 елгы малайлар арасында:
1. Сәет Сәйфуллин
2. Сергей Горбунов
3. Клим Сиякин (Нурлат).
2009-2010 елгы кызлар арасында:
1. Лиля Бикушева
2. Гузәл Гайнетдинова
2007-2008 елгы үсмерлдәр арасында:
1. Сәет Кадыйров
2. Тимофей Тарасов (Нурлат)
3. Андрей Михайлов (Нурлат)
2007-2008 елгы кызлар арасында:
1. Динә Әхмәтсафина
2. Софья Латыйпова.
18-39 яшьлек ир-атлар арасында:
1. Рәфис Бикушев
2. Александр Элекин (Самара өлкәсе).
3. Станислав Герасимов
18-39 яшьлек хатын-кызлар арасында:
1. Елена Лазарева (Самара өлкәсе).
2. Ирина Ковязина (Самара өлкәсе).
40-59яшьлек ир-атлар арасында:
1. Владимир Кожеманов
2. Сергей Глушков (Самара өлкәсе)
3. Виталий Марков (Нурлат).
40 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызларарасында:
1. Зоя Шихранова
2. Надежда Степанова.
60 яшҗлек һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында:
1. Владимир Альметкин
2. Юрий Никитин (Чистай).
3. Леонид Воркунов.
Команда беренчелегендә беренче урында – Аксубай, икенчедә –Самара өлкәсе, өченчедә – Нурлат районы.
Призерларга алкышлар, котлау сүзләре, киләчәктә дә спортта уңышлар яңгырады.
Чаңгы узышларында катнашучыларны «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин сәламләде. Ул ярышларны оештырган өчен мәктәп директоры Любовь Кудряшовага Рәхмәт хаты тапшырды.
Нет комментариев