Иске Ибрай урта мәктәбендә чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды.
Анда Иске Ильдеряк, Иске Тимошкино, Яңа Ибрай, Беловка, Сөнчәле мәктәпләре командалары һәм мәйданчык хуҗалары катнашты.
Кышкы төрләрне яратучылар өчен бу чын спорт бәйрәме булды. Хуҗалар ярышлар өчен яхшы шартлар тудырдылар – уңайлы чаңгы трассасы әзерләделәр. Ярышлар егетләр һәм кызлар арасында биш яшь категориясе буенча үтте.
2009-2010 елларда туган кызлар төркемендә җирле мәктәп укучысы Ләлә Бикушева финишка беренче булып килде. Беловкадан Камилла Дмитриева – икенче, Динә Әхмәтсафина (Иске Ибрай) өченче урында. Егетләр арасында призлы урыннарны урыннарны Богдан Борзов (Беловка), Сергей Горбунов һәм Глеб Илгузин (икесе дә Иске Ильдеряктан) үзара бүлештеләр. 2005-2006 елларда туган катнашучылар арасындагы йөгерештә Рәҗәп Хәйбуллинага (Иске Ибрай) тиңнәр булмады. Икенче позицияне Сергей Муртазин (Иске Ильдеряк), өченче урынны Зиннур Мотыйгуллин алды. Яшьтәш-чаңгычыларның нәтиҗәләре: I урында – Эльвира Гарифуллина (Иске Ибрай), II урында – Зарина Убейкина (Иске Ильдеряк), III урында – Наилә Мәхмүтова (Иске Ибрай).
2011-2012 елларда туган спортчылар арасында Зәйнәп Латыйпова, Чулпан Батталова (икесе дә Ибрай авылыннан) һәм Дарья Самохвалова (Иске Ильдеряк) призерлар булды. Үсмерләрнең урыннары түбәндәгечә бүленде: Кәрим Гатауллин (Иске Ибрай), Егор Евлампьев (Беловка) һәм Руслан Галәветдинов (Иске Ибрай).
2007-2008 елларда туган егетләр арасында Сәет Кадыйров (Иске Ибрай) беркемгә дә җиңүгә өмет калдырмады. Аңардан соң финишка Кәрим Юнысов (Иске Ибрай урта мәктәбе) һәм Евгений Посредников (Иске Ильдеряк) йөгереп килде. Кызлар арасында призерлар: Екатерина Белова, Александра Муртазина (икесе дә Иске Ильдеряк урта мәктәбеннән) һәм Айсылу Сафиуллина (Иске Ибрай).
2013 елгы һәм аннан яшьрәк чаңгычылар арасында узышта Ярослав Мальков (Иске Ильдеряк) җиңү яулады, икенче урында – Севастьян Охотников (Беловка), өченче урында – Самат Әхмәтов (Иске Ибрай). Кызлар арасында Сөнчәледән Мария Крайнова иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, икенче һәм өченче урыннарны Әлфия Абзалова (Иске Ибрай) һәм Ульяна Агапова (Сөнчәле) алды.
Командалар зачетында Иске Ибрай командасы беренче урынны алды. Икенче урында – Иске Ильдеряк, өченчедә – Иске Тимошкино командалары.
Барлык призерлар да Аксубай спорт мәктәбеннән грамоталар һәм ярышлар иганәчесе Юнысовлар гаиләсеннән акчалата призлар алдылар.
Нет комментариев