Үзәк шугалакта район башлыгы кубогына хоккей буенча ачык турнир узды.
Бу көнне, һава салкын булуга карамастан, боз шугалагында кызу иде. Катнашучылар осталык, динамик уен һәм җиңү теләген күрсәттеләр. Турнир иң яхшыларны билгеләп кенә калмады, барлык җанатарларга да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Район башлыгы Алмаз Мингулов барысына да ярышларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде, хоккейчыларның спорт рухын һәм уенның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.
– Мондый матчлар спортны үстерү һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту өчен бик мөһим, – дип ассызыклады ул һәм спортчыларга алга таба уңышлар теләде.
Район җитәкчесе җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырды. Район башлыгы кубогын Чистай командасы яулады, көмеш медаль Нурлат спортчыларына, бронза медаль мәйданчык хуҗаларына бирелде.
Нет комментариев