Аксубай пенсионерлары — республикада иң яхшылар унлыгында
Спорт

Аксубай пенсионерлары — республикада иң яхшылар унлыгында

Район командасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Өченче яшь” XV республика пенсионерлар Спартакиадасында унынчы урынны яулады.

Турнир “Актив озын гомер” республика программасын, “Өлкән буын” федераль партия проектын һәм “Россия көчләре” бөтенроссия марафонын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Әлеге чарада республикадан 500дән артык өлкән яшьтәге активист катнашты.

Катнашучылар алты спорт төрендә: җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, дартс һәм катнаш эстафетада көч сынаштылар.

Безнең спортчылар бигрәк тә эстафетада уңышлы чыгыш ясадылар – команда икенче урынны яулады. Анда Владимир Альметкин, Александр Евграфов, Валерий Сулбаев, Валентина Давыдова, Раиса Мишанина һәм Зоя Шихранова катнашты.

– Безнең ветераннар ярышларга бик теләп килделәр, – дип сөйләде команда җитәкчесе Маргарита Золина. – Һәркем күп көч куйды, һәм бу яхшы нәтиҗә бирде.

Җиңел атлетикада 1 километрга йөгерүдә Зоя Шихранова икенче урынны алды, ә Владимир Альметкин ир-атлар арасында өченче булды. Йөзүдә Лидия Горбунова һәм Валерий Сулбаев аерылып тордылар. Өстәл теннисында Фәнис Низаев һәм Раиса Мишанина лаеклы уйнадылар. Дартста – Александр Перепелкин һәм Софья Горбунова, атуда — Валентина Давыдова һәм Александр Евграфов яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Барлык катнашучылар да ГТО нормативларын уңышлы үтәделәр.


Нет комментариев