“Юность” спорт залында “Өченче яшь” республика пенсионерлар Спартакиадасының район этабы узды.
Ярышлар дүрт спорт төре буенча үтте. Ир-атлар арасында өстәл теннисы буенча беренче урынны – Фанис Низаев, икенче урынны – Александр Перепелкин, өченче урынны Александр Евграфов алды.
Хатын-кызлар арасында Раиса Мишанина беренчелекне яулады, өченче урында – Маргарита Золина.
Дартс буенча ярышларда призлы урыннарны Надежда Матвеева (I урын), Валентина Давыдова (II урын), Зоя Шихранова – III) алдылар. Җиңел атлетика буенча хатын-кызлар арасында Зоя Шихранова бәхәссез җиңү яулады, икенче һәм өченче призлы урыннарны Феонита Белова һәм Маргарита Золина алды. Ир-атлар арасында Владимир Альметкин финишка – беренче, Валерий Сулбаев икенче булып килде.
Иң нәтиҗәле тармак ветераннары республика Спартакиадасында район данын яклаячак.
Нет комментариев