Район муниципаль хезмәтләре хезмәткәрләре Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында волейбол буенча республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Ярышлар Мамадышта узды, беренчелеккә республиканың 16 муниципаль районыннан волейбол командалары дәгъва кылды.
Әлеге җаваплы ярышларда район волейболчылары команда уенында үҗәтлек, бердәмлек күрсәттеләр. Нәтиҗәдә турнир таблицасында бишенче урынны алдылар.
Аксубай командасы өчен Илшат Заһидуллин, Станислав Зайцев, Алексей Горбунов, Рәсим Фәхретдинов, Дамир Шәрифуллин, Андрей Кузьмин, Алексей Тимирясов һәм Илдар Бикмөхәммәтов чыгыш ясады.
Нет комментариев