Кукмарада муниципаль хезмәткәрләрнең өстәл теннисы буенча республика Спартакиадасында Аксубай районы командасы алтынчы урынны алды.
Өченче төркем ярышларында Татарстанның төрле районнарыннан 15 команда катнашты. Аксубай районы командасы яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 6 нчы урынны алды. Безнең районнан Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Николай Сандимиров; баш белгеч-административ комиссия секретаре Николай Камбулов; җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирина Николаева чыгыш ясады.
Ярышлар киеренке атмосферада узды. Катнашучылар көндәшләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен һәм коллективларны берләштерү өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үттеләр – алга таба үсеш өчен мөмкинлекләр бар.
Фото район Советы архивыннан.
Нет комментариев