Аксубай мәктәбе укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар
Спорт

Аксубай мәктәбе укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар

2 нче Аксубай урта мәктәбендә мөһим вакыйга булды

Әлеге гомуми белем бирү оешмасының 1-11 сыйныф укучылары ГТО комплексы нормативларын тапшыруда катнаштылар.

–Әлеге чара укучыларның физик һәм рухи үсеше өчен зур әһәмияткә ия, – дип ассызыкладылар сыйныф җитәкчеләре тапшыру процедурасы алдыннан. – Бу – массакүләм спортны үстерүгә юнәлдерелгән ил халкын физик тәрбияләүнең норматив нигезе.

Мәктәпнең шатлану өчен тагын бер сәбәбе бар: баскетбол командасын мәктәп баскетбол лигасының 2023-2024 еллар сезонындагы “КЭС-Баскет” Бөтенроссия мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабында 2 урын өчен кубок, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.

 


Нет комментариев