Аксубай көрәшчеләре төбәкара турнирда призларга лаек булдылар
Спорт

Аксубай көрәшчеләре төбәкара турнирда призларга лаек булдылар

Спорт мәктәбе укучылары Нурлат районының Чулпан авылында узган билбау көрәше буенча традицион ярышларда призлы урыннар яуладылар.

Ярышларда Татарстан шәһәрләре, районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән командалар катнашты. Анда 2007-2009 һәм 2010-2012 елларда туган 100 дән артык спортчы бил алышты. Аксубай көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясадылар. Рәмзис Сәгъдиев үз авырлык төркемендә җиңү яулады һәм җиңүче медален алды. Илнур Ягъфәров һәм Дарья Егорова өченче урын өчен призлар алдылар.

Фото: спорт мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев