Билбау көрәше буенча республика ярышларында район командасы уңышлы чыгыш ясады.
Безнең спортчыларыбыз төрле авырлык категорияләрендә призлы урыннарга лаек булдылар.
Үз авырлык төркемендә Кирилл Ерзеркин җиңүче булды. Давид Соломонов көмеш медаль отты. Даниил Золин, Муса Мортазин, Эльвира Гарифуллина, Зөлфәт Җамалетдинов, Рәмзис Сәгъдиев бронза медальгә лаек булдылар.
– Александр Скворцов, Җәмил Сәйфуллин, Аркадий Детков, шулай ук Илһам Камалов җитәкчелегендәге тренировкалар бик яхшы нәтиҗәләр бирә, – дип билгеләп үтте спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин.
Нет комментариев