Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубай көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында иң яхшылар өчлегенә керделәр

Районның спорт мәктәбе укучылары 2008-2010 елгы малайлар һәм кызлар арасында Татарстан Республикасының атказанган тренеры Алмас Заһретдинов истәлегенә оештырылган билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Ярышлар Яр Чаллыда узды. Келәмгә Россиянең биш төбәгеннән 160 көрәшче чыкты.

Көрәшчеләребез район данын лаеклы якладылар. 95 килограммлы авырлык категориясендә Тимур Ласточкин – икенче, Айнур Хәсәншин өченче урынны алды.

– Бу җиңүләр тренерларның хезмәт нәтиҗәлелеген, шулай ук спортчыларның максатчанлыгын раслый, – дип билгеләп үтте спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин.

Фото Спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев