Аксубай көрәшчеләре батырлар истәлегенә беренчелеккә дәгъва кылды
Спорт

Аксубай көрәшчеләре батырлар истәлегенә беренчелеккә дәгъва кылды

«Яшьлек» спорт комплексында милли көрәш буенча ачык турнир узды.

Ул Түбән Татар Майнасы авылы яшьләре призына оештырылган һәм якташлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннары истәлегенә багышланган иде.

Спорт вакыйгасы районнан бик күп яшь атлетларны җыйды. Алар өчен көрәш ярыш кына түгел, ә чын рух һәм характер мәктәбенә әверелде.

Ярышларны ачып, район башлыгы Алмаз Мингулов спортчыларны җылы сәламләде.

– Спорт яшьләр тормышында төп роль уйный: ул дисциплина, ныклык һәм команда рухы тәрбияли, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, сәламәтлекне ныгыта һәм үз-үзеңә ышаныч тудыра, – дип билгеләп үтте ул. – Мондый турнирлар, бигрәк тә патриотик мәгънәдә, үсеп килүче буынны рухландыра, аларда үткәннәргә хөрмәт, югары максатларга омтылыш тәрбияли, аларны физик яктан гына түгел, ә әхлакый яктан да көчлерәк итә.

Ярышлар динамик һәм эмоциональ узды.

Ярыш йомгаклары:

2014 елгы һәм аннан яшьрәкләр

25 кг

3 урын — Илшат Хафизов;

3 урын — Камил Камалов.

35 кг

1 урын — Алмаз Сруров;

3 урын — Дмитрий Хусенов.

45 кг

1 урын — Владимир Детков;

2 урын — Илсур Камалов.

50 кг

1 урын — Фаил Нуретдинов;

2 урын — Эмил Нуретдинов;

3 урын — Инсаф Закиров.

2012-2013 елгы малалйлар

36 кг

1 урын — Кирилл Енизеркин;

2 урын — Зөлфәт Җамалетдинов;

3 урын — Александр Леонтьев, Максим Савинов.

45 кг

1 урын — Абдулла Хәбибрахманов;

3 урын — Максим Яникин.

50 кг

2 урын — Рәмзис Сәгъдиев;

3 урын — Александр Орлов.

60 кг

2 урын — Илнур Камалов;

3 урын — Роман Гаврилов.

2009-2010 елгы малайлар

50 кг

3 урын – Мөхәммәд Бәхтиев.

60 кг

3 урын — Али Шичкин.

70 кг

1 урын — Хәким Кадыйров;

2 урын — Ярослав Плаксимов;

3 урын — Муса Мортазин.

70+ кг

2 урын — Илнур Сабитов;

3 урын — Салман Нурматов, Данис Сөнгатуллин.

Фото спорт мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев