Аксубай – Кәкре Күл: Бөек Җиңү юбилее хөрмәтенә кросс
Спорт

Аксубай – Кәкре Күл: Бөек Җиңү юбилее хөрмәтенә кросс

9 майда Аксубайдан Советлар Союзы Герое Григорий Романовның кече ватанына – Кәкре Күл авылына җиңел атлетика йөгереше узды.

46 нчы тапкыр игълан ителгән йөгерештә төрле яшьтәге 140 җиңел атлетчы катнашты. Аксубайлылар гына түгел, Нурлат, Самара өлкәсе, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Чистай шәһәрләреннән кунаклар да старт алды. 50 дән артык спортчы Аксубайдан алып Кәкре Күлгә кадәр тулы 14,7 километрлы дистанцияне узды. Калганнары, көчләрен санап, 1 һәм 3 километрлы стартларга бастылар.

Үзәк мәйданнан җиңел атлетчылар велосипедчылар белән бергә старт алдылар. Бу Җиңү кроссының яңалыгы булды.

Җилле һава. Финишка кадәр юл да җиңел булмады. Каршы искән җил аеруча кыенлыклар тудырды. Әмма спортчылар сынауны намус белән үттеләр.

Спортчылар автомобиль юлы буйлап йөгерделәр. Узып баручы автомобиль хуҗалары марафонда катнашучыларны сигналлар белән сәламләделәр, хуплап, кулларын болгадылар. Марафонда катнашучыларның түземлеге, нәтиҗәгә ирешү омтылышы юлдагы хәтта таныш булмаган кешеләрне дә сокландырды.

Финишта йөгерештә катнашучыларны, геройлар кебек, байраклар белән, зур шатлык һәм җылылык белән каршы алдылар.

Велосипедчылар арасында беренче булып финиш турын Мансур Сәхәбетдинов 52 минут нәтиҗәсе белән узды. Икенче урынны – Владимир Артамонов, өченче урынны Николай Крайнов алды.

Хөкемдарлар коллегиясе җиңел атлетчылар йөгерешенә йомгак ясады. Җиңүчеләрне бүләкләү Хәрби дан мемориалында узды.

Җиңел атлетика кроссы призерларына бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев тапшырды.


Нет комментариев