Саба районында «Татавтодор» АҖ филиаллары хезмәткәрләре арасында традицион чаңгы ярышлары узды.
Тугыз филиал хезмәткәрләре «Сабантуй» чаңгы мәдәни-спорт комплексы чаңгы юлына көч сынашырга чыкты. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч яшь категориясендә аерым үткәрелде.
–Аксубай филиалы командасы чаңгы ярышларында җиңү яулады. Безнең хатын-кызларның һәм ир-атларның тугыз шәһәр һәм район – Апас, Арча, Буа, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, шәһәр яны һәм Саба филиаллары командаларыннан өстен булулары белән горурланам, – дип сөйләде филиал директоры Фәнис Сафин. – Командага җиңү өчен рәхмәт!
Аксубай юл хезмәткәрләренә беренче гомумкоманда урынын үлчәүче булып эшләүче Алевтина Иванова (көчле чаңгычылар арасында үз яшь категориясендә 2 урынны яулады), диспетчер Инзилә Сөләйманова (3 урын), диспетчер Валентина Ильина (3 урын), машина йөртүче Сергей Ласточкин (3 урын), кладовщик Илнар Сафиуллин (1 урын), машина йөртүче Александр Пикалов (3 урын) алып килделәр.

Шунда ук башка спорт ярышлары да оештырылды. Канат тартышуда Аксубай филиалы өченче урынны алды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан оештырылган спорт көне Татарстан юл хезмәткәрләре өчен дә, шул исәптән аксубайлылар өчен дә – юлларны ремонтлау һәм федераль магистральләрнең төбәк трассаларын төзү һәм тапшыруның киеренке сезоныннан соң лаеклы бәйрәмгә әверелде. Аксубайлылар район эчендә юллар төзүгә һәм ремонтлауга гына түгел, ә Татарстанның биш муниципаль районы аша уза торган һәм М-7 «Волга» һәм М-5 «Урал» федераль магистральләрен тоташтыручы гомуми озынлыгы 145 километр булган түләүле төбәк трассасын төзүгә дә җәлеп ителделәр.
Безнең юл хезмәткәрләре үзләренең җитештерү күрсәткечләре буенча да, спортта да иң яхшылар рәтендә булуларын исбатладылар!
Нет комментариев