Аксубай йөзүчеләре сезонны Мөслимдә узган турнирда җиңүләр белән төгәлләделәр
Спорт

Аксубай йөзүчеләре сезонны Мөслимдә узган турнирда җиңүләр белән төгәлләделәр

Районның спорт мәктәбе командасы Мөслим районында йөзү буенча ярышларда зур уңышлар белән чыгыш ясады.

Көч сынашуларда республиканың сигез районы вәкилләре катнашты.

Йөзүчеләр спорт мәктәбе тренеры Геннадий Леонтьев җитәкчелегендә иң яхшылар арасында булдылар – алты алтын һәм дүрт көмеш медаль яуладылар.

Арина Зубарева 100 метрлы дистанциядә ирекле стиль белән һәм 50 метрлы дистанциядә аркада йөзү буенча алтын медальләргә лаек булды; Оксана Ашаева 100 метрга брасста һәм ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә алтын медальләр яулады; Диона Кажукова аркада йөзү буенча 100 метрлы дистанциядә һәм ирекле стильдә 50 метрга йөзүдә алтын медальләр иясе булды.

Составында Диона Кажукова, Дарья Егорова, Оксана Ашаева һәм Арина Зубарева булган команда эстафетада икенче урынны алды һәм көмеш медальләргә лаек булды.


Нет комментариев