Сулбаевларның гаилә командасы йөзү буенча «Буыннар бәйләнеше» республика ярышларында районны лаеклы тәкъдим итте.
Ярышларда составында өлкән яшьтәге вәкил (бабай /әби) һәм 14 яшькә кадәрге онык булган командалар катнашты. Финал ярышларына 33 команда килде, шул исәптән муниципаль берәмлекләрдән 28 команда һәм Казан районнарыннан биш команда.
Аксубай районын спорт ветераны Валерий Сулбаев һәм аның ун яшьлек оныгы Эльза Гатина тәкъдим итте. Катнашучылар өлкән яшьтәгеләр һәм яшьләр арасында 50 метрга шәхси йөзүдә, команданың һәр әгъзасы өчен 50 метрлы катнаш эстафетада көч сынаштылар. Аксубай командасы барлык йөзүләрне уңышлы узды. Нәтиҗәдә, бабай һәм онык республиканың иң яхшы ун командасы арасына керде.
Фото: ТР Спорт министрлыгы архивыннан.
Нет комментариев