Районның спорт мәктәбе командасы Питрәч районы ачык беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.
Ярышларда республиканың 11 районыннан спортчылар катнашты. Командада иң яхшы нәтиҗәләргә Диона Кажукова иреште – ирекле стильдә 100 метрга йөзүдә икенче урынны яулады. Нәтиҗә – 1.10.26.
Рузия Хөснуллина, Екатерина Кудряшова һәм Дмитрий Попов та ярышларда вакытны яхшырттылар.
– Чыгышлардан канәгать, – дип билгеләп үтте тренер Геннадий Леонтьев. – Балалар үз өсләрендә киеренке эшләделәр һәм лаеклы нәтиҗәләргә ирешә алдылар.
Нет комментариев