Аксубай йөзүчеләре осталыкларын күрсәттеләр
Балык Бистәсендә узган йөзү буенча «Стайер көне» районара көч сынашуларында районның спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре бер көмеш һәм өч бронза медаль яулады.
«Дельфин» йөзү бассейны спортчылары ирекле стильдә 400, 800 һәм 1500 метрга йөзү дистанцияләрендә катнаштылар. 800 метр дистанциягә йөзүдә Арина Зубарева икенче нәтиҗәгә иреште. Василина Поварницына финишка өченче булып килде. 1500 метрга йөзүдә Ангелина Кириллина да шундый ук нәтиҗә күрсәтте. Рузия Хөснуллина 400 метрны өченче күрсәткеч белән йөзеп узды.
– Озын дистанцияләр спортчылар өчен аеруча авыр, – дип билгеләп үтә спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Геннадий Леонтьев. – Спортчы йөзү дәвамында үз көчен узасы бөтен ераклыкка исәпләргә һәм тизлекне югалтмаска тиеш.
Безнең спортчылар бу бурычны уңышлы үтәделәр.
Фото: спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев