Аксубай йөзүчеләре Нурлатта ачык беренчелектә медальләр яуладылар
Спорт

Аксубай йөзүчеләре Нурлатта ачык беренчелектә медальләр яуладылар

Аксубай районы командасы «Татарстан – Яңа гасыр» – «Татарстан – Новый век» республика иҗтимагый оешмасының Нурлат территориаль бүлеге призына традицион ярышларда зур уңыш белән чыгыш ясадылар.

Ярышларда Татарстанның җиде районыннан һәм Самара өлкәсенең Кошки районыннан 150дән артык яшь спортчы катнашты.

Спорт мәктәбе тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Самат Гайнуллин тәрбияләнүчеләре өч алтын, сигез көмеш һәм бронза медаль яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Моннан тыш, команда эстафетада икенче урын өчен кубокка лаек булды.

Фото Нурлат редакциясе язмасыннан һәм спорт мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев