Аксубай йөзүчеләре алтын кубок яулады
Спорт

Аксубай йөзүчеләре алтын кубок яулады

«Дельфин» бассейнында спорт мәктәбенең Ватанны саклаучылар елына багышланган һәм «Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында йөзү буенча ачык ярышлары узды.

Турнирда Нурлат, Балык Бистәсе, Әлки, Мөслим, Яңа Чишмә районнары командалары, шулай ук Аксубай спорт мәктәбе укучылары катнашты. Бассейн хуҗалары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

• Дмитрий Попов – 50 метрда брасста I урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә II урынны алды;

• Диона Кажукова – 100 метрда брасста I урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә I урынны алды;

• Рузия Хөснуллина – 100 метрга брасста II урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә II урынны яулады;

• Никита Кадушкин — 100 метрга ирекле стильдә I урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә I урынны алды;

• Арина Зубарева —100 метрга брасста I урынны, 100 метрга ирекле стильдә I урынны алды;

• Алиса Безрукова — 100 метрга брасста II урынны алды;

• Назыйф Мингалимов — 100 метрга ирекле стильдә III урынны, 100 метрга комплекслы йөзүдә II урынны алды;

• Екатерина Кудряшева — 100 метрга аркада ятып йөзүдә III урынны яулады.

Кызлар командасы 4×50 метрлы эстафетада җиңүче булды һәм ярышларның алтын кубогын яулады.

Призерларны спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин җылы котлады, алга таба да уңышлар теләде.

– Йөзүчеләрнең югары нәтиҗәләре – ныклы күнегүләр нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте тренер-укытучы Геннадий Леонтьев. – Спортчылар тырышып шөгыльләнделәр, үз алларына максат куйдылар һәм аңа ирештеләр.


Нет комментариев