Аксубай йөзүчеләр – республика буенча иң яхшылар унлыгында
Спорт

Аксубай йөзүчеләр – республика буенча иң яхшылар унлыгында

Сулбаевларның гаилә командасы «Буыннар бәйләнеше» йөзү буенча республика ярышларында районны лаеклы тәкъдим итте.

Ярышларда Татарстанның муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 44 гаилә командасы катнашты. Һәркайсына өлкән буын вәкиле (бабай яисә әби) һәм 14 яшькә кадәр онык керде. Программа өлкән һәм кече катнашучылар арасында индивидуаль йөзү ярышларын, шулай ук 2×50 м ирекле стиль белән катнаш эстафетаны үз эченә алды.

Аксубай районы данын спорт ветераны Валерий Сулбаев һәм аның оныгы Эльза Гатина яклады. Команда барлык этапларны да ышанычлы үтте. Нәтиҗәдә, бабай белән онык, республика буенча иң көчле унлыкка кереп, финишка тугызынчы булып килделәр.

Бу аларның «Буыннар бәйләнеше» ярышларында беренче генә уңышы түгел. Өч ел элек йөзү ярышларында катнашып, Валерий Сулбаев һәм Эльза Гатина шулай ук Татарстанның иң алдынгы унлыгына кергәннәр иде.


Нет комментариев