Аксубай футболчылары ТР беренчелегендә җиңү яуладылар
Спорт

Аксубай футболчылары ТР беренчелегендә җиңү яуладылар

«Юность» спорт комплексында 2013 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы ярышларының зональ этабы узды.

Ярышларда Лаеш, Чистай, Болгар, Алексеевск, Нурлат районнары командалары һәм мәйданчык хуҗаларының ике футбол дружинасы катнашты.

Александр Лодоркин тәрбияләнүчеләре беренче матчлардан ук инициативаны үз кулларына алдылар һәм аны уен азагына кадәр ычкындырмадылар. Алар күп кенә параметрлар буенча көндәшләреннән көчлерәк булып чыктылар. Нәтиҗәдә, Лаеш һәм Нурлаттан булган яшьтәшләрен калдырып, спорт пьедесталының иң югары баскычын яуладылар.


Нет комментариев