Аксубай футболчылары Татарстанны Бөтенроссия турнирында күрсәтәчәк
Спорт

Аксубай футболчылары Татарстанны Бөтенроссия турнирында күрсәтәчәк

Казанда узган футбол буенча “Колосок” республика ярышларының финал турнирын “Аксу” командасы бик яхшы нәтиҗә белән төгәлләде.

Ярышларда 2013-2014 елгы яшь спортчылар катнашты.

Безнең команда Биектау командасы белән матчта 4-1 исәбе белән җиңде, Теләче көндәшләре белән очрашуны шундый ук нәтиҗә белән тәмамлады. Нәтиҗәдә, "Аксу" футбол командасы тренер-укытучы Александр Лодоркин җитәкчелегендә спорт пьедесталының югары баскычына күтәрелде. Татарстан Республикасыннан ярышлар лидеры сыйфатында безнең футбол дружинасына Бөтенроссия дәрәҗәсендәге җаваплы матчларда катнашырга туры киләчәк.


Нет комментариев