Аксубай футболчылары Яңа Чишмә командасын җиңде
Спорт

Аксубай футболчылары Яңа Чишмә командасын җиңде

“Юность” спорт залында Яңа Чишмә районы футболчылары белән иптәшләрчә уеннар узды.

Анда 2014-2015 елгы һәм аннан бер яшькә өлкәнрәк малайлар командалары катнашты.

Яшь футболчылар яшьтәш кунакларга каршы киеренке көрәш алып бардылар. Алар үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр. Безнең футболчыларның әзерлек дәрәҗәсе көндәшләренә караганда күпкә югарырак булып чыкты. Нәтиҗәдә, Аксубай командасы Яңа Чишмә командасын 9 : 3 исәбе белән җиңде.

2012-2013 елгы малайлар шулай ук үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Аларның көндәшләре дә лидерлыкка шулай ук көйләнгән иде. Командалар очрашуы тигез исәп белән тәмамланды: 7:7.

– Тренер Александр Лодоркин тәрбияләнүчеләре шәп уен күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин. – Балалар талантлы, алар тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә зур уңышка ирешергә мөмкин.


Нет комментариев