Аксубай футболчылары финалга чыкты
Спорт

Аксубай футболчылары финалга чыкты

«Юность» универсаль спорт залында 2013-2014 елгы катнашучылар арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге ярышларының зональ этабы узды.

Аксубайга Татарстанның Кама арты зонасы муниципаль районнарыннан иң көчле футбол дружиналары килде. Һәркайсы ярышларның республика этабына юллама алу өчен җиңүгә омтылды. Аксубай районы өчен «Аксу» һәм «Аксу-2» футбол командалары чыгыш ясады.

Матчларда «Аксу» командасы яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ул финалга чыкты һәм районны республика этабында тәкъдим итәчәк.


Нет комментариев