Аксубай чаңгычылар командасы ТР Чемпионатының көмеш Кубогын яулады
Спорт

Аксубай чаңгычылар командасы ТР Чемпионатының көмеш Кубогын яулады

Чаңгы ярышлары буенча “Иң көчлеләр узышы” Татарстан Республикасы Чемпионатының I турында Аксубай командасы икенче урынны алды.

Зәйдә узган ярышларда республиканың 21 районыннан 150дән артык спортчы катнашты. Безнең районның спорт мәктәбе вәкилләре әзерлекнең югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Спорт мәктәбе тренеры Рәмис Бикушев финишка икенче булып килде. Әтисе – тренер Рәис Бикушевта күнекмәләр алган Рәмис шулай ук спорт казанышларына омтыла. Иң көчле чаңгычылар республика турнирында катнашып, ул чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Командага көмеш кубок тапшырылды.

Фото: Рәмис Бикушевның шәхси архивыннан.


Нет комментариев