Аксубай «Аҗаган»ы – укучыларның яраткан уены
Спорт

Аксубай «Аҗаган»ы – укучыларның яраткан уены

«Яшьлек» универсаль спорт залы базасында «Аҗаган.2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды.

Залда яшь армиячеләрнең 18 командасы җыелды — 200дән артык катнашучы. Балаларга ярдәм итәргә «Ватанга хезмәт итәм» ветеран сугышчылар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шулай ук Ватанны махсус хәрби операция зонасында саклаган сугышчылар килде.

Тантаналы ачылышта катнашучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов сәламләде.

— Минем янда патриотизм һәм фидакарьлек үрнәге булган кешеләр тора, – диде ул. – Сезне ярышларда күрү бик тә күңелле. Сез үз мәктәбегезнең һәм районның данын якладыгыз, һәм мин мондый буынның үсүе белән горурланам. Сез – булачак Ватанны саклаучылар, омтылышлары һәм тырышлыклары өчен һәркемгә рәхмәт белдерәм.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең патриотлык буенча төбәк кураторы Данис Сартдинов катнашучыларга шәхси һәм физик сыйфатларын күрсәтүләрен һәм уңышка ирешерүләрен теләде. «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Виталий Маркин, Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, шулай ук СВОдан демобилизацияләнгән ветераннар Вячеслав Майков һәм Андрей Краснов ярышларда катнашучыларга изге теләкләрен белдерделәр.

Командалар строй әзерлеге, хәрбиләштерелгән каршылыклар полосасы, тактик медицина, спорт эстафетасы буенча сынаулар үттеләр, шулай ук Ватан тарихы һәм хәрби дәрәҗәләр буенча белемнәрен күрсәттеләр. Катнашучылар барлык элементларны вакытка үтәп, хәрби-гамәли спорт төрләрендә югары күнекмәләр күрсәттеләр. Ярышлар кискен һәм эмоциональ үтте – балалар тулы көчкә тырыштылар.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеле булды. Урта яшь төркемендә Иске Тимошкино мәктәбе – I урынны; Савгач мәктәбе – II урынны; Аксубай 2 нче урта мәктәбе – III урынны яулады.

Өлкән яшьтәгеләр төркемендә Иске Үзи мәктәбе – I урынны; Сөнчәле мәктәбе – II урынны; Иске Ильдеряк мәктәбе – III урыннны алды.

Кече яшьтәгеләр төркемендә В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта мәктәбе җиңүче булды.

«Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый ветераннар оешмасының күчмә кубогына Иске Үзи урта мәктәбе командасы лаек булды.


Нет комментариев