Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай 3нче мәктәбе командасы – волейбол турниры җиңүчесе

Районда 2011-2012 елларда туган үсмерләр мәктәп командалары арасында волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.

Очрашу барышында, 3нче Аксубай урта мәктәбе командасы төгәллек һәм җитезлектә көндәшләреннән өстен булды. Һәм турнир җиңүчесе булып танылды. Иске Савруш мәктәбенең волейбол дружинасы – көмеш, Савгач мәктәбе командасы бронза призер булды.

Хөкемдарлар коллегиясе иң нәтиҗәле катнашучыларны билгеләде. Иң яхшы уенчы итеп – Егор Куштуков (3нче Аксубай мәктәбе); иң яхшы һөҗүмче итеп – Ильмир Нәҗипов (Иске Савруш мәктәбе); иң яхшы сакчы итеп – Кирилл Казаков (Савгач мәктәбе) танылды. Җиңүче-команда – спорт мәктәбе кубогын, призерлар – грамоталар һәм медальләр, иң яхшы уенчылар кызыксындыру призлары алдылар.

Фото: Спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев