«Юность» спорт залында «Экстремизмга – Юк!» профилактик айлыгы кысаларында 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.
Ярышларда районның алты мәктәбеннән командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Аксубай 3нче мәктәбе командасы иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Икенче урында икенче мәктәп баскетболчылары. Ярышларда Иске Мокшино урта мәктәбе спортчылары өченче урынны яулады.
Хөкемдарлар коллегиясе уеннарның иң нәтиҗәле катнашучыларын аерым билгеләп үтте. Иң яхшы уенчы дип өченче мәктәптән Андрей Ермишкин танылды, иң яхшы һөҗүмче – Самат Бикмөхәммәтов, иң яхшы сакчы – Иске Мокшино урта мәктәбеннән Егор Наумов.
Беренчелекне шулай ук 2012-2013 елгы кызлар командалары да дәгъвалады. Турнирның җиңүчесе Иске Тимошкино урта мәктәбе командасы булды, икенче урында – 3нче Аксубай урта мәктәбе, өченче урында – Аксубайның 1нче номерлы мәктәбе.
Кызлар арасында иң яхшы уенчы дип – Ксения Капитонов (Иске Тимошкино мәктәбе), иң яхшы һөҗүмче дип– Ирина Маклакова (3нче Аксубай мәктәбе), иң яхшы сакчы дип Камилла Мөхәммәдиева (1нче Аксубай урта мәктәбе) танылды.
Барлык призерлар һәм җиңүчеләр – грамоталар, ә җиңүче команда спорт мәктәбе кубогын алды. Иң яхшы уенчыларга районның террорчылыкка каршы комиссиясеннән грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Фото Спорт мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев