«Аксу» командасы Алабуга кубогына мини-футбол буенча ачык ярышларда икенче призлы урынны яулады
Беренчелеккә 2013 елда туган яшүсмерләр төркеменең сигез командасы дәгъва кылды.
Александр Лодоркин тәрбияләгән спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. «Аксу» оттырышсыз уеннар алып барып финалга чыкты. Мәйдан хуҗалары белән матчта бер җавапсыз гол кертте. Бары тик беренче урын өчен очрашу гына аңа оттыру китерде. 2 : 3 исәбе призлы урыннарны билгеләде. Аксубай командасы спорт пьедесталының икенче баскычын яулады.
Нет комментариев