«Аҗаган» – бөтен чорлар уены
Спорт

«Аҗаган» – бөтен чорлар уены

«Юность» универсаль спорт залы базасында «Аҗаган» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының муниципаль этабы узды.

Яшь армиячеләрнең 14 командасы – 150дән артык катнашучы хәрби-гамәли спорт төре буенча ярышларда ике яшь категориясендә көч сынашыр өчен җыелды.

Балаларга патриотик чарада көч биреп тору өчен «Ватанга хезмәт итәм» сугышчы-ветераннар иҗтимагый оешмасы, «Беренчеләр хәрәкәте», «Форпост» яшьләр оешмалары вәкилләре килде.

«Юность» спорт залы базасында оештырылган чара чын-чынлап ватанпәрвәрлек һәм рух көче бәйрәменә әверелде. Катнашучылар, үзләрен чын яшь армиячеләр буларак күрсәтеп, хәрби-гамәли спорт төрләре өлкәсендә югары күнекмәләргә һәм белемгә ия булуларын дәлилләделәр. Ярышлар, хәрбиләштерелгән эстафетаны, каршылыклар полосасын, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм сафка басу әзерлеген дә кертеп, төрле сынауларны үз эченә алды. Алар физик әзерлекне генә түгел, шулай ук хәрби эш шартларында аерым мөһим булган командада эшли белүне дә таләп итә. Барлык бу элементларны да балалар вакытка үтәделәр. Ярышлар кискен һәм тәэсирле узды. Балалар үз сәләтләрен булдыра алганча күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә: өлкән сыйныфлар арасында Иске Тимошкино мәктәбе яшь армиячеләре барысыннан да күбрәк балл туплады. Икенче күрсәткеч – Иске Үзи командасында, өченче урында – Савгач мәктәбе командасы. Урта звено катнашучылары арасында барысыннан да яхшырак 3нче Аксубай командасы чыгыш ясады. Икенче урында – савгачлылар, 1нче Аксубай мәктәбе яшь армиячеләре өченче призер булдылар.

Хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабы катнашучыларына сәламләү сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.

– Җиңүчеләр лаеклы рәвештә бүләкләр һәм танылу алды, – дип билгеләп үтте ул. – Теләсә кайсы бәйгедә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр була, әмма бу сезне борчырга тиеш түгел, бары тик иң яхшы нәтиҗәләргә омтылырга, алга барырга кирәк.

Иске Тимошкино урта мәктәбе һәм 3нче Аксубай мәктәбе командалары бәйгенең зональ этабында Аксубай районын тәкъдим итү хокукына ия булдылар. Ә Иске Тимошкино яшь армиячеләре, җиңүчеләр буларак, «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасының күчмә кубогын алды.


Нет комментариев