2004-2005 елларда туган үсмерләр арасында мини-футбол буенча район Беренчелеге үтте.
Район үзәгенең өченче мәктәбе командасы район ярышларында үзен җиңелмәс итеп танытты. Футболчылар көндәшләре белән бик оста уйнадылар һәм голларны алар капкасына төгәл керттеләр. Нәтиҗәдә - Беренчелек җиңүчеләре булдылар. Иске Ибрай мәктәбе футболчылары район үзәге спортчыларыннан беразга гына калышсалар, Савгач урта...
2004-2005 елларда туган үсмерләр арасында мини-футбол буенча район Беренчелеге үтте.
Район үзәгенең өченче мәктәбе командасы район ярышларында үзен җиңелмәс итеп танытты. Футболчылар көндәшләре белән бик оста уйнадылар һәм голларны алар капкасына төгәл керттеләр. Нәтиҗәдә - Беренчелек җиңүчеләре булдылар. Иске Ибрай мәктәбе футболчылары район үзәге спортчыларыннан беразга гына калышсалар, Савгач урта гомумбелем бирү мәктәбе вәкилләреннән көчлерәк булып чыктылар. Бу дружиналар турнир таблицасындагы беренче-өченче урыннарны шул ук тәртиптә яуладылар да.
Нет комментариев