Аксубай картинг-клубы вәкилләре Саба районыныда узган 25 нче Чемпионат һәм Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларыннан яхшы нәтиҗә белән кайттылар.
Район үзәгенең икенче мәктәбе укучысы Даниил Прокопьев, «Хонда» классында чыгыш ясап, республика ярышлары нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун пилот арасына керде (7 местурынны алды).
– Даниил – картинг-клубта кызыксынып шөгыльләнә, – дип таный аның җитәкчесе Валентин Якимов. – Практик дәресләр вакытында нәтиҗәләргә ирешергә омтыла.
Саба районының Лесхоз поселогында ярышларда катнашу Аксубай ДОСААФының иганә ярдәме күрсәтүе аркасында мөмкин булды.

Фото: ДОСААФ архивыннан.
Нет комментариев