Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Зөләйха күзләрен ача» драмасының беренче постеры Чулпан Хаматова белән басылды

Плакатта кулында сабый белән фильмның төп герое сурәтләнгән.

 

«Россия 1» телеканалы Instagramында «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле драмасының беренче постеры дөнья күрде.

«Зөләйха күзләрен ача» күп серияле драмасының беренче постерын тәкъдим итәбез. Фильм Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге романы-бестселлеры буенча төшерелде. Төп рольне Чулпан Хаматова башкарды. Тиздән «Россия» телеканалында Премьера!»- диелә телеканал хәбәрендә.

Плакатта кулындагы сабый белән фильмның төп герое сурәтләнгән.

Тамашачылар сериалның чыгуын түземсезлек белән көтә. «4 еллап элек укыдым! Китап бик көчле тәэсир калдырды! Кинематограф тәэсирләрне бозмас дип телим, карарбыз... », «Китап миңа бик ошады», – дип хис – кичерешләре белән уртаклашты фолловерлар.

Күп серияле тасмалар Россиянең һәм Татарстанның төрле почмакларында төшерелде. Кинематографистлар төркеме Пермь краенда, Татарстанның Лаеш районында һәм Казанда булырга өлгерде.

«Зөләйха күзләрен ача» мини-сериалы 2019 елда экраннарга чыгачак, төгәл дата әлегә билгеле түгел. Драма 52шәр минутлык сигез сериядән тора.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев