Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Зәкят» хәйрия фонды бу атнада мохтаҗларга өч тонна яшелчә тараткан

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды гошер сәдакасын таратуны дәвам итә. Бу атнада 3 тонна яшелчә Татарстанның Чирмешән (Лашман авылы) һәм Балтач районы мөхтәсибәтләре тапшырды.

ТР Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, бәрәңге, кабак, чөгендер, кәбестә, кишер һәм кабачки күпбалалы, аз керемле гаиләләр һәм авыру кешеләргә — барлыгы 80 гаиләгә өләшенде. Акция дәвам итә. 

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора. Аларның барысына да — күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә — гошер тапшырылачак, диелә хәбәрдә.

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев