Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Забавушка» тамашачы йөрәген яулый

Кәкре Күл мәдәният йортында Галина Андреева җитәкчелегендә «Забавушка» коллективы уңышлы гына эшләп килә.

Анда катнашучылар Кәкре Күл мәктәбе укучылары – Артур Кондрашов, Игнат Кондрашов, Даниил Андреев, Алина Андреева, Анна Бәшатова, Виталина Анищенко, Ангелина Юркова, Диана Медведева, Полина Луконина. Балалар чираттагы иҗади бәйгегә әзерлек буенча репетицияләргә бик теләп йөриләр. Казанышлар да бар.

Кәкрекүллеләр “Разноцветные потешки” балалар фольклор коллективларының район бәйгесендә бик яхшы чыгыш ясадылар. Куелыш авторы республикадан читтә дә танылган шагыйрә Римма Крайнова иде. Күптән түгел алар «Театраль көз-2022» район балалар театр коллективлары бәйгесендә катнаштылар. Театраль- укучылар чын сәхнә осталыгын күрсәттеләр. «Забавушка» коллективы Александр Твардовский әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Два солдата» спектакле белән чыгыш ясады. Яшь артистлар тамашачыга сугыш чоры драматургиясен җиткерә алдылар. Шуның белән бергә солдатларга дошманны җиңәргә ярдәм иткән юморны да, якты киләчәккә ышанычны да. Зал яшь артистлар чыгышын көчле алкышларга күмде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев