Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Аксубайның 1 нче мәктәбендә «Коррупциягә Юк! Дип әйт» ди аталган тематик интеллектуаль-күңел ачу уены узды.
Интеллектуаль турнир «Үз уен» телевизион тапшыруы форматында узды. 10 сыйныф укучылары ике командага бүленделәр. Катнашучылар ике раундта 4 тема буенча сорауларга җавап бирергә тиеш иде, аларның катлаулылыгы 10нан 50 баллга кадәр билгеләнде.
Укучылар белән эшлекле уенны район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова үткәрде. Җавапларны чит телләр укытучысы Юлия Маклакова һәм педагог-оештыручы Анастасия Чернышева составындагы жюри бәяләде. Укучыларга коррупциягә каршы тору буенча сорауларга җавап эзләп баш ватарга туры килде. Дөрес җавап бирү өчен җәмгыять белеме фәне буенча теоретик әзерлек кенә түгел, тормышны, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне күзәтә белү дә кирәк булды. Сораулар ничек кенә катлаулы булмасын, укучылар аларга җаваплар таптылар. Һәм моның өчен алар оештыручылардан истәлекле бүләкләр алдылар.
Фото: Аксубайның 1 нче мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев