Йөзү буенча район беренчелеге
Соңгы яңалыклар

Йөзү буенча район беренчелеге

Шимбә, 31 июль көнне, барлык төр гаскәрләр арасында Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итүгә багышланган йөзү буенча ярышлар узачак.

Беренчелек Совет армиясе һәм РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән ир-егетләр арасында 4 яшь төркемендә үтәчәк: 18-29 яшь, 30-39 яшь, 40-49 яшь һәм 50-59 яшь. Ярышка мандат комиссиясен узган һәм табиб рөхсәте белән исемле заявка булган спортчылар кертелә.

Баш хөекемдар – Геннадий Леонтьев, хөкемдар – Руслан Терегулов.

Үткәрү урыны: «Дельфин» ябык йөзү бассейны. Башлана сәгать 10да.

 


Нет комментариев