Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юрист: Эш вакытыннан тыш эшләгән өчен түләү икеләтелгән күләмдә бирелә

Эш урынында өстәмә түләүләр бирү тәртибе Россия Хезмәт кодексының 152 нче маддәсендә теркәлгән.

Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Җитәкчелек инициативасы буенча, тиешле эш вакытыннан тыш өстәмә эшләгән (смена) хезмәткәргә өстәмә акча түләнә. Бу турыда «Прайм» агентлыгына «Яковлев и Партнеры» юридик төркеменең HR-хезмәт җитәкчесе Светлана Краснянская сөйләгән.

«Мондый өстәмә эшнең баштагы ике сәгатенә кимендә 1,5 күләмендә түләнә, аннан соңгы сәгатьләр өчен кимендә икеләтелгән күләмдә түләнергә тиеш», – ди юрист.

Төнлә эшләгән очракта тиешле вакыттан тыш эшләгән өчен өстәмә акча да, төнлә эшләгән өчен дә түләнергә тиеш. Теләге булган очракта, хезмәткәр өстәмә эшләгән өчен түләүне акчалата түгел, өстәмә ял итеп ала ала. Бу очракта артык эш өчен аңа бер күләмдә генә түләнә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев