Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юл салу – изге эш ул

Аксубай-Федоровка юлын реконструкцияләү эшләренең кызган чагы.

Аксубай ягыннан 4 чакрымнан артык автомобиль юлы ремонтланачак (узган ел биредә бер километр юл катламы ремонтланган иде).

Биредә эшләрне «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы икенче ай алып бара инде. Без Аксубайдан Азат ягына төшеп, беренче участокта булдык.

Биредә «юл» процессы белән төзелеш-монтаж эшләре остасы Александр Якушкин җитәкчелек итә. Бу участокта кызу эш кайный, ерактан карап торганда биредәге вәзгыять техника парадын хәтерләтә: бер үк вакытта берничә машина вак таш алып килеп бушата, грейдер, юл тигезләгеч эшли, шуның өстенә, хәрәкәт итүче машиналарның күпләп агымы күзәтелә – юл ябылмаган, хәрәкәт бер якка оештырылган. Көчле тавыш аркасында, бер үк вакытта телефон аша бөтен процессны җитәкләүче мастер белән көч-хәл белән генә сөйләшә алдык.

– Юл эшләре 1 майда ук башланды, – ди Александр Якушкин. – Бу вакыт эчендә биредә җиде километр озынлыгында юл кырыйларын тазарттык, өч су агу торбалары салдык, регенерация үткәрәбез – иске асфальтны ваттык, вак таш өстәдек – барысы да тигезләнә һәм яңа юл салачакбыз. Кем яхшырак эшлиме? Ә бездә андыйлар юк – бездә барысы да яхшы эшли, җаваплы.

Юлчылар киеренке ритмда тулы көч белән эшлиләр. Эшчеләрнең берсе белән дә сөйләшә алмадым, алар барысы да процесс белән мәшгуль иде. Тик мастер бу участокта эшләүче иң-иңнәрнең исем-фамилияләрен барыбер атады – бу машинист-бульдозерчы Леонид Артамонов, автогрейдер машинисты Валерий Жарков, бульдозер машинисты Андрей Евдокимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев