Юл берьяклы булачак
Соңгы яңалыклар

Юл берьяклы булачак

“Авыл таңнары” мөхәрриятенә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 2 нче мәктәп укучыларының әти-әниләре мөрәҗәгать итте.

“Мәктәп янында юл бик тар һәм хәтта быел монда тротуар төзесәләр дә, ул барыбер куркыныч булып кала: иртә белән мәктәп автобуслары, мәктәпкә генә түгел, балалар бакчасына да ашыгучы машиналар агымы борчу тудыра – юлда ике машинага бер-берсен узу җиңел түгел. Өстәвенә, берсе юл кырыенда тукталган булса, көтеп торырга туры килә. Хәлне чишү юлы бар: юлны киңәйтергә яисә хәрәкәтне бер генә яклы итәргә. Безнең гозерне ишетсеннәр иде”.

Аңлатма сорап без шәһәр тибындагы бистә башлыгы Владимир Кононовка мөрәҗәгать иттек.

– Бу проблема безгә дә таныш. Нәкъ менә шуның өчен быел юл хәрәкәте иминлеге кысаларында Мәктәп урамында тротуар салынды, – дип аңлатты ул. – Якын арада без юл билгеләре урнаштырачакбыз – мәктәп янында хәрәкәт берьяклы булачак.


Нет комментариев