Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ЮХИДИ техник проблемалар аркасында кабат килгән штрафка шикаять бирү турында аңлатты

Гаризалар бланкын Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ сайтында "Йөртүчегә ярдәм" кушымтасында алырга мөмкин.

Март аенда системада техник проблемалар булу сәбәпле, кайбер машина йөртүчеләргә бер үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф турында кабат хатлар килде. Алар видео камерасына һәм фотофиксациягә теркәлгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә аңлатуларынча, штраф турында кабат җибәрелгән карарлар гамәлдән чыгарылырга тиеш.

«Мондый фактлар ачыкланганда, транспорт чарасы хуҗаларына законда билгеләнгән тәртиптә шикаять белдерү өчен Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк» - дип аңлатты ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов.

«Шул ук вакытта, ике карар буенча да административ штраф түләгән очракта, билгеләнгән үрнәктәге гариза белән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә артык түләнгән сумманы кире кайтару өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде ул.

Гаризалар бланкын Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ сайтында "Йөртүчегә ярдәм" кушымтасында алырга мөмкин.

Моннан тыш, мөрәҗәгатьне онлайн дәүләт хезмәтләре порталында җибәрергә мөмкин, гариза электрон рәвештә беркетелгән булырга тиеш.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев