Югары күрсәткечләр өчен бүләкләр алдылар
Соңгы яңалыклар

Югары күрсәткечләр өчен бүләкләр алдылар

Бу кояшлы көнне «Үзи» бүлекчәсенең ашлык кырында төшке аш гадәттәгедән озаграк дәвам итте: алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр һәм мәдәни программа тәкъдим ителде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 августка «Аксу Агро» ҖЧҖендә бөртеклеләр игелгән 14945 гектар мәйданның 6000 гектарыннан 21004 тонна ашлык суктырып алынган.

Урак алдынгыларын «эш урынында» ук хөрмәтләү инде менә берничә ел дәвамында матур традиция буенча алып барыла. Игенчеләрне дәртле җырлар белән сөендереп, аларны җитештерү эшләренә рухландырып, мәдәният хезмәткәрләре дә басуга килде. Алар кыр хезмәтчәннәренә яңа уңыш икмәге алып килделәр, квас белән сыйладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр.

Урып-җыюда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

– Сез үз алдыгызга куелган бурычны намус белән башкарасыз, – дип ассызыклады ул. – Быел да икмәкне вакытында һәм бер бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә җыеп алырбыз, ә сез – республиканың иң яхшы комбайнчылары арасына керерсез дип өметләнәбез.

Район җитәкчесе “Аксу Агро” авыл хуҗалыгы предприятиесе комбайнчылары Җәүдәт Сафиуллинга, Хөсәен Галиевка, Анатолий Ильгузинга (Нью-Холландта эшләп, алар район буенча ашлык суктыруда иң югары күрсәткечләргә ия – 2 мең тоннадан артык), 1500 тоннадан 1900 тоннага кадәр ашлык суктырган игенчеләр Анатолий Ефремовка, Алексей Кудряшовка, Алексей Пайдаркинга һәм Валерий Ендерюковка (1000 тоннадан артык) Рәхмәт хатлары һәм премия белән конвертлар тапшырды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 20 августка оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, “Волга-Селект” ширкәтендә планда каралган 9300 гектар мәйданның 5700 гектардан артыгыннан 15900 тоннадан артык ашлык суктырып алынган.

Шул ук көнне «Волга-Селект» ҖЧҖ штурвалчылары да бүләкләр алды. Алар Сосновка артында эшләделәр, бүләкләү тантанасы өчен берничә минутка кыр корабларын эштән туктатып торырга туры килде. Район башлыгы Камил Гилманов комбайнчыларга ашлык суктыру буенча югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Евгений Масловка, Эльвир Нуртдиновка, Николай Васильевка Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 


Нет комментариев