Ышанычлылык һәм сыйфат тәэмин итәләр
22 декабрьдә Аксубай районы электр челтәрләре коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Аксубай РЭСы нәтиҗәлелекнең барлык җитештерү күрсәткечләрен үтәячәк.
– Тормыш бер урында гына тормый, технологияләр дә, кешеләр дә камилләшә, яңа стандартлар кертелә, безнең предприятие дә заман белән бергә атлый, – ди район электр челтәрләре җитәкчесе Марат Сруртдинов.
Гамәлдәге һәм булачак кулланучыларны сыйфатлы һәм ышанычлы энергия чыганаклары белән тәэмин итү – барлык энергетика системаларының бурычы. Район электр челтәрләренең ышанычлылыгы елдан-ел арта.
Ел дәвамында энергетиклар киеренке һәм нәтиҗәле эшләделәр. Сөнчәле авылында бүлгеч челтәрләргә реконструкция ясалды, электр белән тәэмин итүнең сыйфатын арттырдылар – 5 километрдан артык озынлыкта 0,4 кВ һава линиясе, подстанция алыштырылды, гамәлдәге подстанциянең куәте арттырылды. Район торак пунктларын, шул исәптән Сөнчәле авылын электр белән тәэмин итүче һава линиясендә (1000 Вольт) ике сүндергеч урнаштырылган.
Аксубай бистәсенең КИМ, Гагарин, Мазилин урамнарында юл төзелеше өчен һава линияләре күчерелде. КТП һәм һава линияләренә техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр уңышлы башкарылган. Шулай ук электр белән тәэмин итү системасына яңа технологияләр – линияләрне автоматлаштыру, “акыллы санагычлар“ урнаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Чистай электр челтәрләре системасын камилләштерүгә Аксубай энергетиклары да үз өлешен кертә.
Быел Аксубай РЭСы хезмәткәрләре көчәнеш астында эшләү өчен җиһазлар һәм инструментлар ташу өчен контейнер конструкцияләде. Узган атнада аны тәкъдир итү узды һәм эшләнмә белгечләр тарафыннан хупланды, алда – тәҗрибә эксплуатациясе, анда конструкциягә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мөмкин булачак.
Киләсе адым – җитештерүче завод белән завод шартларында әлеге комплекслы мобиль контейнерны җитештерү мәсьәләләре буенча элемтә урнаштыру булачак.
– Безнең хезмәткәрләр – чын профессионаллар, – ди РЭС җитәкчесе. – Мин аларның һәрберсе турында горурланып сөйли алам. Өлкән мастер Игорь Капитонов, мастерлар Игорь Пименов, Дмитрий Матюшкин һәм яңа гына мастер булып эшли башлаган Артем Николаев җитәкчелегендәге бригадалар тырыш хезмәт куялар. Владимир Федоров, Сергей Рябов, Виталий Капитонов энергия белән тәэмин итү системасына 30 елдан артык гомерләрен багышлаганнар. Шулай ук электр монтерлары Александр Савельев, Евгений Безруков, Лев Васильев, Антон Убейкин, Евгений Степанов, Нияз Хамәтвәлиев, Димитрий Митрофанов, Александр Ратников, Алексей Ярославлев, Николай Ярмушкин, Илнур Сабиров, контролерлар Ислам Ганиев, Константин Трофимов, Илдар Сафиуллин, Ләйсән Исламова һәм тәүлек әйләнәсе челтәрләрнең ышаныч сагында торган оператив төркем хезмәткәрләре мактау сүзләренә генә лаек.
Безнең киләсе елга зур планнарыбыз бар һәм шушындый профессионаллардан торган команда белән без барлык бурычларны да үтәрбез дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев