Районда «Условник» операциясенә йомгак ясалды.
Россия УФСИның ТР буенча идарәсенең Нурлат муниципальара филиалында (Аксубай дислокациясе) изоляция белән бәйле булмаган җәзаларга һәм җинаяти-хокуки характердагы чараларга тартылган 65 хөкем ителүче исәптә тора.
–Татарстанның җинаять-башкарма инспекциясе оператив хәлне тотрыклыландыру, кабат җинаятьчелекне кисәтү, эчке эшләр органнарында, җинаять-башкарма инспекцияләрдә исәптә торучы затларга профилактик йогынтының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында «Условник» операциясе үткәрде, – дип шәрехләде Россия УФСИның ТР буенча идарәсенең Нурлат муниципальара филиалы җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Венера Яфизова.
Операция үткәрү кысаларында шартлы-вакытыннан алда ирегеннән мәхрүм ителүчеләр, җәмгыятьтән изоляциясез хөкем ителгәннәр, шулай ук административ күзәтү астында булганнар тикшерелде.
Хөкем карары белән аларның күпчелегенә кичке вакыттан өйдә булу, күңел ачу биналарында булуны тыю, теркәлү һәм профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен җинаять-башкарма инспекциясенә мәҗбүри килү кебек билгеле бер бурычлар һәм чикләүләр йөкләнгән.
Җинаять-башкарма инспекциясе һәм полиция хезмәткәрләре үз ведомстволарында исәптә булган җинаятьчеләр һәм хокук бозулар белән алга таба җинаятьләргә һәм хокук бозуларга юл куймау турында профилактик әңгәмәләр оештырып, аларның өйләрендә дә, эш урыннарында да булганнар.
Нет комментариев