Җылылык үткәргечендәге аварияне үзвакытында бетерделәр
Соңгы яңалыклар

Җылылык үткәргечендәге аварияне үзвакытында бетерделәр

«Радуга» балалар бакчасында җылылык трассасындагы өзеклекне бетерделәр.

Авария пәнҗешәмбе кичендә килеп чыкты – системада басым кинәт төште. Җомга, шимбә авария инде бетерелде. Район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Сетров, әти-әниләр һәм битараф булмаган кешеләр кушылды. Ата-аналарның берсе Сергей Сандимиров бушлай экскаватор бүлеп бирде, тәҗрибәле экскаваторчы Сергей Мартынов, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, эшне пөхтә башкарды. Эретеп-ябыштыру эшләре белән шәхси эшмәкәр Валентин Охотников ярдәм итте, эретеп-ябыштыручы Игорь Барышев үз эшен төгәл башкарды. Трассаны җылыту өчен шәхси эшмәкәр Евгений Казаков бушлай пычкы чүбе бирде. Ата-аналар – Сергей Яругин, Анатолий Мартынов ярдәм кулы суздылар. Балалар бакчасы гадәти эш режимына кайтсын өчен, бакча хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Проблема тиз, оператив, көйле хәл ителде.

Барысына да бик зур рәхмәт. Бүген 110 сабый җылы һәм уңайлы бинага килде, бакча гадәти режимда эшли.

Гөлназ Гайфуллина, «Радуга» балалар бакчасы мөдире.


Нет комментариев