Җәйге ял файдалы
Соңгы яңалыклар

Җәйге ял файдалы

Районның мәктәп яны лагерьларында балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча чаралар уза.

Җәйге каникуллар вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, ПДН инспекторы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова белән берлектә, укучылар белән әңгәмәләр алып баралар, акцияләрдә, тематик уеннарда, ярышларда катнашалар.

Иске Ильдеряк, Иске Үзи, 2 нче Аксубай урта мәктәпләренең мәктәп яны лагерьларында велосипедчылар өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар үткәрелде. Чаралар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча уен-викториналар формасында үтте, балалар табышмаклар чиштеләр, «Юл билгесе» пазлларын җыйдылар, өйрәтү мультфильмнарын карадылар.

Шулай ук укучылар велосипедта фигуралы йөртү этапларын да уздылар. Соңыннан барлык балалар да яктылык кайтаручы наклейкалар һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча матур китаплар алдылар.

Әлеге чаралар мәктәп яны лагерьларында даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, уен алымнары ярдәмендә балаларга юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен истә калдыру күпкә җиңелрәк.

 


Нет комментариев