Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Җәйгә матурлык һәм бизәлеш тәэмин ителгән

Район үзәгендә бу көннәрдә төзекләндерү, яшелләндерү, чәчәк түтәлләре булдыру буенча актив эш алып барыла.

Озакка сузылган яз һәм салкын һава торышы яшелләндерү мәсьәләләрен берникадәр вакытка кичектерде. Һәм менә бистәне чәчәкләр белән бизәр вакыт җитте. Мазилин урамында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе советы һәм оешмалар хезмәткәрләре тырышып эшли. Түтәлләр өчен бүлеп бирелгән мәйданның беренче өлешенә чәчәкләр утыртылган инде. Шушы көннәрдә питомниктан тагын бер партия чәчәкләр алып кайтканнар, аларны утырту бара. Җирне сөреп, утырту өчен әзерләгәннәр. Узган елларда узып йөрүчеләр чәчәкләргә сокланып туя алмыйлар иде, быел җәй дә район үзәгенең иң җанлы урамнарының берсе матурлык һәм гүзәллек белән тәэмин ителгән.

Аксубай техникумына янәшә территория дә шулай ук һәр җәйне төрле төстәге чәчәкләргә күмелә. Техникум хезмәткәрләре, студентлар үз ихтыяҗлары өчен чәчәкләрне үзләре үстерәләр. Быел да алар 45 мең чәчәк үсентесе үстергәннәр һәм аларны бердәм утыртуга керештеләр. Эш күләме – гаять зур, шул кадәр үсентене утырту өчен күп вакыт таләп ителәчәк. Аннары аларны даими карап, су сибеп торырга кирәк булачак. Бердәм хезмәт нәтиҗәсе булып кызыл сальвия, төрле төстәге петуния, алтынсу төстәге бәрхет чәчәкләре Аксубайны бизәп торачак.

– Район үзәге оешмалары хезмәткәрләре үз территорияләрен төзекләндерәләр, – дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров. – Хезмәт коллективлары өмәләр оештыралар, тәртип урнаштыралар. Район тармаклары хезмәткәрләре үз куллары белән булдырган чиста участокларны, Геройлар аллеясындагы клумбаларны күреп күңел сөенә. Әмма кайбер эшмәкәрләр бу мөһим эштән читтә калалар – хәтта үз кибетләре янында да тиешле тәртип урнаштыра алмыйлар. Район административ комиссиясенең тикшерү белән килгәнен көтеп тормаска, җыештыру эшләренә керешергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев