Язгы урак өстендә ындыр табагы аерым исәптә
Соңгы яңалыклар

Язгы урак өстендә ындыр табагы аерым исәптә

Язгы чәчү кампаниясе вакытында кыр хезмәтчәннәре генә түгел, шулай ук ындыр табагында да киеренке режимда эшлиләр – монда орлык материалын инкрустацияләү бара.

«Аксу Агро» ҖЧҖнең Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай ындыр табакларында бу көннәрдә җанлылык хөкем сөрә. Складларда машина моторы тавышы тынмый.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 26 апрельгә бу хуҗалыкта сабан культуралары 5800 гектардан артык чәчелгән. Бу – фаразланган мәйданнарның өчтән бер өлешеннән артыгы. Орлыкларның бөтен күләме ындыр табагы эшчеләре кулы аша уза. Бу участокларда эш ике сменада оештырылган. Машинистлар Фәнис Мусинга, Галимҗан Хәйретдиновка, Шамил Гилмановка инкрустацияләүнең техник өлеше йөкләнгән. Орлык агулау агрегатларын әле кыр эшләре башланганчы ук ышанычлы ремонтладылар. Көн дәвамында машиналар туктаусыз ашлык эшкәртә. Аларга орлыклар агымын кул белән машина аша чыгаруда, төяүдә ындыр табагы хезмәтчәннәре Сәүбән Кәбиров, Әлфия Сәлахова, Рәис Кәбиров, Гөлфәния Гатауллина ярдәм итәләр. Алар ашлыкны агрегатка көрәкләр белән төртеп торалар. Алар әйтүенчә, эш авыр түгел, әмма көч сорый торган.

– Ындыр табагы эшчеләре үз эшләренә җаваплы карыйлар, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илсур Сәхапов. – Коллектив бердәм эшли, чәчү комплексларын орлык белән өзлексез тәэмин итә. Бер сменада ындыр табагы хезмәткәрләре чәчүгә 50 тоннага кадәр орлык материалы әзерлиләр.

Иске Ибрайдагы ындыр табагында Россельхозцентрның район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин да булдылар, орлык материалын эшкәртү шартлары белән таныштылар, хуҗалык белгечләре, ындыр табагы эшчеләре белән аралаштылар. Белгечләр орлыкны инкрустацияләүне уңай бәяләделәр, кайбер мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

 


Нет комментариев